news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында җиде гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырылды

Бүген ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.

(Чирмешән, 8 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Шушы көннәрдә яшьләрнең ял итү үзәгендә  7 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Районда сертификатларны гел тантаналы шартларда тапшырабыз. Кызганычка, районда демографик күрсәткеч белән мактана алмыйбыз, балалар узган елгыдан азрак туды. Быел ел башыннан барлыгы 47 сертификат бирелде", - ди Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина. 

Бүген ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot