news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында иң гүзәл кызларны сайлыйлар

Районының иң гүзәл кызы Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан билгеле булачак.

(Чирмешән, 12 ноябрь, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”). “Чирмешән гүзәле” район бәйгесенең зона турлары Урманасты Үтәмеш, Югары Кәминкә, Иске Элмәле мәдәният йортларында узачак, дип игълан итте “Безнең Чирмешән” газетасы.

Конкурста җиңү яулаган чибәрләр март аенда финал бәйгесендә очрашачак. Чирмешән районының иң гүзәл кызы Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot