news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында хуҗасыз 206 эт һәм 91 мәче юк ителде

Район үзәк хастаханәсендә быел җәнлекләр тырнау, тешләүнең 51 очрагы теркәлгән.

(Чирмешән, 24 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәк хастаханәсендә быел җәнлекләр тырнау, тешләүнең 51 очрагы теркәлгән, берсе - кыргый җәнлек. Мөрәҗәгать иткән затларның барысына да дәва билгеләгәннәр, котыру чиренә каршы прививка ясаганнар, дип яза җирле басма.

Район ветеринария берләшмәсе дә котыру чирен кисәтү буенча комплекслы эш алып бара. Кыргый җәнлекләрне иммунизацияләү өчен районга 40 мең доза вакцина кайтарылган, алар ноябрь ахырына кадәр таратылып бетәчәк.

– Районда хуҗасыз этләрне тоту буенча ике бригада эшләде, бу максатларга бирелгән акчалар тулысынча кулланылды, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. –Барлыгы 156 этне тоттылар. Ел дәвамында 145 төлке атылды, урамда йөрүче, хуҗасыз 206 эт һәм 91 мәче юк ителде. Кешеләргә зыян салган, тешләгән 22 эт һәм 6 мәчегә ветеринар тикшерү уздырыла.

Ел дәвамында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге – 2237, шәхси хуҗалыклардагы 5435 мөгезле эре терлеккә, 2018 эткә һәм 2029 мәчегә котыру чиренә каршы вакцина ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100