news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында грипп һәм тын юллары авырулылар кимегән

Агымдагы елда районда грипп һәм кискен тын юллары авыруының 981 очрагы теркәлгән.

 (Чирмешән, 26 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында грипп һәм тын юллары авырулылар кимегән, дип яза җирле басма.

Агымдагы елда районда грипп һәм кискен тын юллары авыруының 981 очрагы теркәлгән. Үткән елның шул чорында исә район үзәк больницасына 1453 кеше мөрәҗәгать иткән булган, бу андый авыруның 32 процентка кимүе турында сөйли. Быел районда тычкан бизгәгенең дә бер очрагы гына ачыкланган (2016 елда – 12, шуның берсе – бала).

news_right_1
news_right_2
news_bot