news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында гошер сәдакасы җыйдылар

Әлеге яшелчәләр мәчет-мәдрәсәләргә, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына озатылачак.

(Чирмешән, 18 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы авыллары мәхәлләләрендә халык бу көннәрдә гошер сәдакасы тапшыра. Бакчалардан җыелган әлеге яшелчәләр мәчет-мәдрәсәләргә, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына озатылачак, дип яза җирле басма.

Гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.

-Суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, кабак, аш чөгендере ише ризыклар тапшырырга мөмкин. Аллаһының рәхмәте яусын, халкыбыз да, имамнарыбыз да бу яктан ел да актив, гадәттә 20-22 тонналап яшелчә җыела, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. -Гошер сәдакасын Казан мәдрәсәләренә, “Ярдәм“ мәчетенә, Әлмәттәге мәдрәсәгә, үзебездәге картлар йортына озатачакбыз. Гошер сәдакасы кабул булып, калган малларыбызга иншә Аллаһ бәрәкәт иңсен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100