news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында фермер өмәдә катнашучыларга каз түшкәсе белән түләгән

Туймәт хатын-кызлары бер айга якын, һәр көнне каз өмәсенә йөргән.

(Чирмешән, 25 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Әлмәттә яшәүче Ленар Вәлиев әтисенең туган авылы Туймәттә ташландык ферманы сатып алып, шунда 450 баш каз һәм 70 баш үрдәк бәбкәсе алып үстергән. Яшь фермер каз өмәсенә килүчеләргә каз түшкәләре белән түләгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә яшь фермер төп эшләрне үзе башкара, ял көннәрендә икетуган энеләре ярдәмгә килә.

Үрдәкләрне көз башында ук йолкып урнаштырганнар, ә казларны әле Яңа ел алдыннан гына чалып бетергәннәр. Казларның 115 башын тере килеш алганнар, ә 300 башын хатын-кызлар яллап йолкыткан яшь эшмәкәр.

"Казларны ферма янына урнаштырган махсус вагонда йолкыдык. Суючыга да, йолкучыларга да эш хакын каз түшкәләре белән түләде. Түшкәләргә сорау бар, аның күп өлеше урнашты да. Халык су кошларының эч-башларын да алып бетерде. Мамык мендәрләргә дә хуҗалар табылып тора", - ди эшмәкәрнең апасы Җәмилә Гатина.

Ленарның киләчәккә планнары зурдан, грант отып, эшчәнлеген киңәйтергә, алдагы елда 2000 баш каз бәбкәсе алып үстерергә ниятли. Эшләре җайлы гына барса, бройлерлар үстерергә дә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100