Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында этнографик диктантны сәнгать мәктәбендә язачаклар
3 ноябрь көнне Чирмешән дә “Зур этнографик диктант” акциясенә кушылачак.
(Чирмешән, 30 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). 3 ноябрь көнне Чирмешән дә “Зур этнографик диктант” акциясенә кушылачак, ул балалар сәнгать мәктәбендә оештырыла, дип яза җирле басма.
Халык бердәмлеге көне алдыннан булачак әлеге чара быел 85 төбәктә уза. Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча федераль оешма вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресларны www.miretno.ru, www.fadn.gov.ru сайтларыннан «Большой этнографический диктант» дип табып була.
Нәтиҗә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә ясала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз