Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында эшсезләрне укыталар
Бу максатларга бюджеттан 226 мең сум акча тотылган.
(Чирмешән, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүген 64 эшсез исәптә тора, шул ук вакытта эш бирүчеләр 96 эш урыны тәкъдим итәләр. Үз һөнәрләре буенча эш таба алмаган кешеләр үзәк аша яңа белгечлек үзләштерергә мөмкин. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Нигездә, районда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечләр кирәк. Хуҗалыкларда агрономнарга, инженерларга, ветврачларга, зоотехникларга ихтыяҗ зур, хәтта тракторчыларга да кытлык сизелә.
Эшсез буларак исәптә торучыларның күпчелеге - авылларда яшәүчеләр, араларында югары белемле белгечләр дә бар. 2018 нче елны, штатларны кыскарту сәбәпле, алты оешмадан 25 кеше эштән азат ителгән.
Гомумән алганда, узган елны үзәктә эш эзләүчеләр буларак исәпкә алынган 281 кешенең 175 се эшкә урнаштырылган, шул исәптән 133 се халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча.
"Без физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшле итү юнәлешендә дә актив шөгыльләнәбез, Районда 1824 инвалид яши, шуларның 499 сы – хезмәт яшендәге, аларның 133 се эш белән тәэмин ителгән. Ел дәвамында үзәк аша мөмкинлекләре чикле 10 кеше эшле булды", - ди үзәк директоры Фәридә Дивитаева.
Былтыр 30 кеше укытылган. Алар котельный операторы, эретеп ябыштыручы, каравылчы - сакчы, пешекче, бораулаучы ярдәмчесе һәм башка һөнәрләргә укыганнар, алар барысы да эшкә урнашканнар. Бу максатларга бюджеттан 226 мең сум акча тотылган.
Болардан тыш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге якташларыбызга шәхси эш башлап җибәрергә дә булыша. Узган елны үзәк аша бирелгән субсидия хисабына дүрт кеше үз эшен башлаган, аларга 470 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз