news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында Эльмира Зарипова социаль объектлар эшеннән канәгать калган

Ул инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр белән дә аралашты.

(Чирмешән, 29 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэминн итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Чирмешән районының яңа социаль объектлары белән таныштырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Казан кунагы быел республика хисабына аерым бүлмәләрдә ясалган ремонтны карап чыкты.

"2 миллион 500 мең сумга 9 бүлмәдә капиталь ремонт үткәрдек. Ишекләрне алмаштырдык, идәннәргә, өлешчә, стеналарга керамик плитәләр ябыштырдык, санузеллар да яңа төс алды", - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров.

Министр ремонтка уңай бәя бирде, нәтиҗәләрдән канәгать калды. Ул интернатта яшәүчеләр белән дә аралашты.

Социаль яклау бүлегендә, мәшгульлек үзәгендә дә министр әлеге оешмаларның эшчәнлеге белән танышты, сорауларына җавап алды, аеруча пенсия алды яшендәге гражданнар белән нинди эш алып барылуы белән кызыксынды.

Министр районның инвалидлар җәмгыяте бинасында да булып, мондагы шартларны шулай ук ошатып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100