news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрен җирлиләр

ТР Чирмешән районында кораллы җинаятьчене тоткарлаганда бер милиция хезмәткәре һәлак булган, тагын өчесе җәрәхәтләнгән

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Чирмешән районында хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Мирсәет Кәбировны җирлиләр. Аңа 40 яшь булган, шуның 15 елын милициядә эшләгән. Милиционер җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган.
Искә төшереп үтәбез, кичә Чирмешән эчке эшләр бүлеге җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы һәм криминаль милиция башлыгы Самара өлкәсенең Тимяшево авылына киткән. Мәгълүматлар буенча берничә көн элек Чаллы кешесен утлы корал белән җәрәхәтләгән җинаятьче шунда булган. Милиционерлар йортка керүгә, җинаятьче ут ачкан, ике милиционер да җәрәхәтләнгән. Җинаятьче качкан. Яралы милиционерлар рация буенча җинаятьченең билгеләрен һәм аның хәрәкәт итү юнәлешен тапшырган.
Берничә сәгатьтән урман полосасында Чирмешән һәм Самара өлкәсенең Шанталински эчке эшләр бүлегенең эзләү төркемнәре тарафыннан җинаятьче чолгап алынган. Җинаятьчене тоткарлаганда аның шартлату җайланмасы эшли башлый. Нәтиҗәдә, ике милиционер күпсанлы җәрәхәтләр ала, ә җинаятьче үлә. Зыян күргән милиция хезмәткәренең берсе - Чирмешән эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлегенең административ практиканың өлкән инспекторы Мирсәет Кәбиров хастаханәгә барганда үлә.
Хәзерге вакытта һәлакәт урынында тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, министрның беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты хезмәткәрләре китте, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.
Бүген Чирмешәндә хезмәт вазыйфаларын башкарганда батырларча һәлак булган Мирсәет Кәбировны җирлиләр. Аның ике баласы ятим калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100