news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында дүртәр, бишәр сыер тотучылар сөтне дә күп саталар

Кармышта шәхси хуҗалыклардан һәр көнне уртача бер тонна да йөз килограмм чамасы сөт җыела

(Чирмешән, 15 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында дүртәр, бишәр сыер тотучылар сөтне дә күп саталар. Кармышта шәхси хуҗалыклардан һәр көнне уртача бер тонна да йөз килограмм чамасы сөт җыела, дип яза район газетасы.

Көтү чыккач, соңгы вакытта сыерларның сөтләре сизелерлек арткан.

-Кармышта һәм Яшәүчедә дә сөтне машина белән йөреп, капка төпләреннән алабыз, - ди сөт җыючы Фәния Әхмәтҗанова. -Безнең продукцияне Әлкигә алып китәләр. Бу көннәрдә апрель ае өчен исәп-хисап ясарга ышандырдылар.

Сөтне көн дә һәм күп сатучылар байтак икән. Яшәүчедән Нәфисә Исрафиловалар дүрт сыер асрый, “хөкүмәткә“ көнгә – 60, биш сыер тотучы Фәндәс Гатиннар 80-85 килограмм, Кармыштан Рәйханә Гатиятовалар – 60, Резеда Әхмәтҗановалар (аларның сыерлары ун баш ук) 100-110 килограмм сөт тапшыралар.

Шунысы гына начар - соңгы вакытта сөткә бәя кими башлаган. Әмма бу бездә генә түгел. Моны илебезгә читтән коры сөтнең күп килүе, сөт ашамлыкларын урнаштыруның, сатуның кыенлашуы белән аңлаталар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100