news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьевич юбилеена әзерләнәләр

21 февральдә Порфирий Афанасьев иҗатына багышлап китап укучылар конференциясе үтәчәк.

(Чирмешән, 19 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән"). Чирмешәннең Яңа Элмәле авылы мәдәният йортында, китапханәдә һәм урта мәктәптә танылган якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьевның 75 еллыгына әзерләнәләр, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы

-Китапханәдә һәм мәктәптә Порфирий Васильевичның иҗаты турында стендлар һәм китап күргәзмәләре ясалды, - ди китапханәче Валентина Павлова. -Мәктәптә чуваш һәм рус телләрендә шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде. Февральдә китапханәдә балалар катнашында “Афанасьев укулары“, ә туган тел көне – 21 февральдә Порфирий Афанасьев иҗатына багышлап китап укучылар конференциясе үтәчәк.

Яңа Элмәле мәдәният йортының “Пилеш“ ансамбле быелгы халык иҗаты фестивалендә шагыйрь якташыбыз сүзләренә язылган “Яңа Элмәле“ җырын башкарачак, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot