news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында чаңгыда ярыштылар

Кызлар арасында Иске Элмәле мәктәбе кызлары беренче булса, егетләр арасында кадетлар - җиңүче.

(Чирмешән, 15 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Иске Яңа ел алдыннан район мәктәпләре укучылары Чирмешәндә туып-үскән, Советлар Союзы Герое И.Н.Коневның тууына 120 ел уңаеннан үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашты. Аны кадетлар мәктәп-интернаты оештырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Сабантуй” стадионында узган бу эстафетада Ульяновка, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Ивашкино, Иске Котыш мәктәпләре һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты командалары көч сынашты. Кызлар арасында Иске Элмәле мәктәбе кызлары беренче булса, егетләр арасында кадетлар - җиңүче.

news_right_1
news_right_2
news_bot