Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында өч айда 12 кешене эт тешләгән
Район ветеринария берләшмәсе котыру чирен кисәтү буенча комплекслы эш алып бара.
(Чирмешән, 1 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Агымдагы елның узган өч аенда район үзәк хастаханәсенә этләрдән зыян күргән 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган елны эт һәм мәчеләр тешләүнең 35 очрагы теркәлгән булган, дип яза җирле басма.
Хайваннар тешләгәндә кешегә котыру авыруы йоктырырга да мөмкин, шуңа күрә этләрдән, мәчеләрдән зыян күрүчеләргә котыру авыруына каршы вакцина ясала.
-Былтыр да, быел да район территориясендә котыру авыруы очраклары теркәлмәде, - ди район ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Рәфыйк Дәүләтшин. – Кешеләргә зыян салган хайваннар ветеринарлар күзәтүе астында торалар.
Нигездә, кешеләргә хуҗасыз этләр һөҗүм итә, алар күп очракта агрессив була. Сукбай этләр проблемасы ел саен район үзәгендә дә, авылларда да күзәтелә.
Район ветеринария берләшмәсе котыру чирен кисәтү буенча комплекслы эш алып бара.
-Агымдгы елның беренче кварталында гына да 126 эт юк ителде, - ди Рәфыйк Дәүләтшин. – Этләрдән арыну өчен узган елны безнең берләшмәгә махсус заказ буенча 150 доза препарат кайтарткан идек, быел да заказ бирдек. Котыру авыруын кисәтү максатыннан, шәхси йортларда йөреп тә, эт-мәчеләргә вакцина ясыйбыз. Кыргый җәнлекләр өчен дә вакциналар алып кайтып, урманнарга таратабыз.
Болардан тыш, район территориясендә хуҗасыз этләрне тоту белән, килешү нигезендә, ике эшмәкәр шөгыльләнә. Алар заявкалар нигезендә авылга баралар. Мәсәлән, былтыр Чирмешән авыл җирлеге территориясендә 61 хуҗасыз этне юк иткәннәр.
-Без соңгы елларда Нурлат эшмәкәре белән килешү төзибез, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова.- Узган елны ул авылда 17 этне юк итте. Быел әлегәе мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр булмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз