Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында быел үзсалым акчасының 20 проценты җыелган
Быел районның 16 авыл җирлегендә план буенча 3 миллионга якын акча җыелырга тиеш.
(Чирмешән, 4 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Быел Чирмешән районының 16 авыл җирлегендә план буенча 3 миллионга якын, төгәлрәге 2 миллон 978 мең 900 сум күләмендә үзсалым акчасы (самообложение) җыелырга тиеш. Фаразланган кадәр тупланса, дәүләт моңа дүрт тапкыр күбрәк сумма өстәп бирәчәк, дип яза җирле басма.
Район буенча бу төр салым күләме уртача алганда бер кешегә 414 сум тәшкил итә. 1 февральгә барлыгы 514 мең 200 сум акча җыелган (тиешленең 20 процентка якыны күләмдә). Түбән Кәминкә авыл җирлегендә тиешле сумманың 72 проценттан күбрәге кассада да. Ульяновка, Яңа Кади, Күтәмә авыл җирлекләрендә дә халык күмәк эшләргә акчаны кызганмый, аларда шулай ук шактый сумма тупланган. Ивашкино, Бәркәтә, Кармыш, Иске Котыш, Шешминка җирлекләрендә бу эшне нык тизләштерү сорала.
Узган елда район торак пунтларында яшәүчеләрдән барлыгы 3 миллион 235 мең сум үзсалым җыелган булган, 1гә 4 исәбеннән, дәүләт бу суммага 13 миллион 277 мең сум өстәгән. Әлеге күмәк акчалар, нигездә, зиратларны, чишмә тирәләрен тәртипкә тотуга, урамнарны яктыртуга, юлларны төзекләндерүгә, кардан чистартуга кулланылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз