news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында быел өч меңгә якын кеше диспансерлаштыру үткән

40 яшьтән өлкәнрәкләр диспансерлаштыруны ел саен бушлай үтә ала.

Чирмешән районында быел өч меңгә якын кеше диспансерлаштыру үткән
Ризеда Галиева

(Чирмешән, 7 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Ризеда Галиева). Быел район үзәк хастаханәсендә 2920 кеше диспансерлаштыру һәм 538 кеше профилактик тикшерү узган. Алты кешедә яман шешкә шик бар, 105 кеше төрле авырулар белән диспансер күзәтүгә алынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район үзәк хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, быел 1591 хатын-кыз маммографта тикшерелгән, 71 кешедә төрле патологик тайпылышлар ачыкланган.

"Диспансерлаштыру үтү өчен райондашларыбыз иң беренче чиратта үзләренең участок табибына яки 1 нче кабинетка мөрәҗәгать итсен иде", - ди район үзәк хастаханәсенең диспансерлаштыру буенча шәфкать туташы Ризеда Галиева.

Даими рәвештә болай тикшеренү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы), яман шеш авыруларын, шикәр авыруын һәм башкаларны булдырмый калу яки аларна беренчел стадиясендә, авыртуның башлангыч вакытында ачыклап тиешле дәвалау билгеләү өчен бик мөһим. 

2013 елдан бирле, 21 яшьтән башлап, барлык халыкка 3 елга бер тапкыр (әгәр дә кешенең быел тулган яше 3 кә бүленсә) диспансерлаштыру үткәрелә.

Быел диспансерлаштыруның һәм профилактик медицина тикшерүе үтү тәртибенең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде. Әгәр моңа кадәр диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр үткәрелсә, хәзер бу тәртип 18дән 39 яшькәчә кешеләр өчен генә гамәлдә калды. 40 яшьтән өлкәнрәкләр аны ел саен бушлай үтә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100