news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында бурычлыларны ачыклыйлар

20 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр полиция хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә “Бурычлы“ оператив-профилактик чара үткәрәләр.

(Чирмешән, 23 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында 20 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр полиция хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә “Бурычлы“ оператив-профилактик чара үткәрәләр, дип яза җирле басма.

Әлеге чараның максаты – эчке эшләр органнары тарафыннан салынган административ штрафларны түләүдән баш тартучыларны ачыклау.

Полиция хезмәткәрләре кабат кисәтә – тиешле вакытта штрафларын түләмәүчеләргә карата яңа, ике тапкыр күбрәк (1 мең сумнан да кимрәк булмаган) административ штраф салу яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100