Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында булган автоһәлакәт нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелгән
УАЗ машинасында җәйге көпчәкләр булган, һәм һәлакәт килеп чыгуның сәбәбен дә шуннан күрәләр
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә, 20 нче октябрь, төнге 22.30 да Чирмешән районында, Кузай - Нурлат трассасының 53 нче чакрымында УАЗ машинасының 1986 нчы елгы йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмау сәбәпле, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, “Рено Премиум” машинасы белән бәрелешә.
Автоһәлакәт нәтиҗәсендә, УАЗ йөртүчесе һәм аның 1982 нче елгы пассажиры хастаханәгә озатыла. Бүген УАЗ белән идарә иткән, шулай ук бүген 28 яшен тутырган егет алынган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә җан бирә.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, УАЗ машинасында җәйге көпчәкләр булган, һәм һәлакәт килеп чыгуның сәбәбен дә, беренче чиратта, шуннан күрәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз