news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында биш бала тәрбияләүче әнигә дәүләт торак йорт төзеп бирәчәк

2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программасы кысаларында районда биш гаилә тораклы булачак.

 (Чирмешән, 7 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатында, быел дәүләт Чирмешщн районы Югары Кармалка авылында яшәүче, 5 бала тәрбияләүче Елена Мокшановага йорт төзеп бирәчәк. Хәзер йорт төзеләчәк җир участогын теркәү эшләре бара, дип яза ьирле басма.

2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программасы кысаларында районда биш гаилә тораклы булачак. Чирмешәндә һәм Шешминкада - икешәр, Керкәледә бер гаилә өчен төзелүче йортлар түбә астына кергән дә.

news_right_1
news_right_2
news_bot