Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында билгесез кешеләр пенсионерның 15 мең сум акчасын урлаган
Авыл кешесе мошенниклар кармагына эләккән.
(Чирмешән, 23 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының Күтәмә авылында яшәүче берәүнең “Сбербанк” картасыннан билгесез кешеләр 15 мең сум акчасын урлаган. Авыл кешесе шулай мошенниклар кармагына эләккән, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.
Ә хәл болайрак булган. Пенсионер “Avito”га йорт сату турында игълан куя. Икенче көнне аңа билгесез ир-ат шалтыратып, йортны алачагын әйтә. Тик аванс күчерү өчен аның картасын тикшерергә кирәк дигән булып, “Сбербанк” банкоматы булган урынга килергә тәкъдим итә. Мошенник корбаны Чирмешәнгә килә, картасын банкоматка тыга һәм банк клиентының шәхси кабинеты аша теге адәм әйткән телефон номерын кертә... Кыскасы, ахырдан пенсионер үз карточкасыннан 15 меңнең югалуын аңлый.
-Зинһар, үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, әйтик банк картасы номерыгыны, пин-кодларыгызны беркемгә әйтмәгез. Төрле тәкъдимнәргә ышанмагыз, уяу булыгыз! Әгәр шикләнәсез икән, безгә, полициягә шалтыратыгыз, киңәшегез. Телефоннарыбыз: 02, 2-54-39 - кизү часте. Хәзер арзан, юнь товар тәкъдим итеп йөрүчеләр дә күбәйде, аларны өйгә кертмәвең хәерле, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының “Чирмешән” бүлекчәсе җитәкчесе Илгиз Алмакаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз