news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында бер яшүсмерне елан чаккан

Көтү көткәндә, Иске Котышта яшәүче 15 яшьлек яшүсмернең бармагын елан чагып ала.

(Чирмешән,12 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Шушы көннәрдә Чирмешән районы Үзәк хастаханәсенә елан чаккан бер яшүсмерне алып килгәннәр, дип яза җирле басма.

Көтү көткәндә, Иске Котышта яшәүче 15 яшьлек ир баланың бармагын елан чагып ала. Зыян күрүчене тиз арада хастаханәгә китергәннәр, хәзер ул хирургия бүлегендә дәвалана.

"Әгәр дә елан чаккан икән, беренче чиратта ашыгыч медицина ярдәмен чакыртырга (ашыгыч хезмәт номеры -112) яки якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди район үзәк хастаханәсе табибы Рамил Минеголов. - Ярдәм килеп җиткәнче, иң элек елан чаккан кешене сузып яткырыгыз, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Мөмкинлек булса, күп итеп су эчерегез, ярага салкын әйбер, әйтик, боз куеп торыгыз. Зыян күрүчегә спиртлы эчемлекләр эчертергә ярамый. Ярадан агулы канны чыгарырга тырышыгыз. Жгут салырга кушмыйбыз. Супрастин, димедрол ише дарулар эчерегез".

news_right_1
news_right_2
news_bot