Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында бер үк авылда һава температурасында 7 градус аерма күзәтелгән
Һава температурасы 35 градус салкынга кадәр җиткән.
(Чирмешән, 15 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Бүген иртән районыбызның Иске Котыш, Чумачка авылларында термометрлар минус 35не күрсәткән, дип яза район үзенчәлеген “Безнең Чирмешән“ газетасы.
“Йортыбыз елга буендарак, түбәнлектә урнашкан, бездә иртән 35 градус салкыниде. Өстәге урамнарда 28 булган. Бер авылда гына да менә шундый аерма”, - дип хәбәр иткән Иске Котыштан Екатерина Кшуманева.
Чумачкадан Тәслия апа Әхмәтҗанова сүзләренчә, аларда да иртән 35 градуска кадәр суыткан. “Аякта – киез итек, башта - шәл, өем иске булгач, урамда гына түгел, өйдә дә салкынча – өшетә, ярый әле газ бар дип куанам, кыйбат булса да, утын ягу түгел. Бичара малларга, тавыкларга да салкындыр. Аларны җылырак урында тотарга, җылы су эчерергә кирәк”, - ди авыл апасы.
Чирмешәннең Амур ягындагы Школьная урамында яшәүче Михаил Борисов: “Иртән һава температурасы бездә 30-31 градус чамасы иде. Өйдә балалар булгач, газны экономияләмим, бүген алар укырга бармадылар, дәресләре булмаган”, - дип хәбәр итә. Салкын инде, салкын, әле көндез дә бик “йомшармады”. Шуның өчен җылырак киенеп йөрергә кирәк. Машинаның аккумуляторын төнгегә өйгә алып кереп калдырам, ди ул.
Түбән Кәминкә түбәнлектә урнашса да, аларда алай аерым суык булмаган. Шушы авылдан Гүзәлия Галәветдинова әйтүенчә, иртән 27 градус салкын күрсәткән. “Бүген мәктәптә башлангычлар укымады. Иртән, кичен сыер саварга уңайсыз, ике сыерыбыз бар. Безгә дә, хайваннарга да салкын. Кыскасы, бездә урамда озын-озак йөри торган түгел”, - ди ул.
Сүз уңаеннан, шушы суыкларда Чирмешәнебезне кар, боз сыннары белән бизәүче якташларыбызга аеруча зур рәхмәт әйтәсе килә. Ә үзебез, редакция хезмәткәрләре, Кар бабайларны ярый әле җылырак көннәрдә ясап өлгердек дип куанабыз, диелә район газетасы язмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз