news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында берәүдән 300 мең сум таләп иткәннәр

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатканнар.

(Чирмешән, 26 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Чирмешән районы Түбән Кармалка авылыннан берәүнең өй телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен полиция сержанты дип таныштыра һәм аның улы бәлага таруын, проблеманы хәл итү өчен 300 мең сум акча күчерергә кирәклеген әйтә, дип яза җирле басма.

Ниндидер сәбәпләр аркасында акча күчерелми, ә мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot