Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында бер айда ике мунча янган
Иске Үтәмештә һәм Кара Чишмәдә берәр мунча янган.
(Чирмешән, 29 май,"Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән районында бер айда ике мунча янган, дип яза җирле басма.
Май аенда гына да районда – Иске Үтәмештә һәм Кара Чишмәдә берәр мунча янган. Ә Девичья Поляна авылында су җылыткычтан чыккан ут хуҗаларны чүт кенә йортсыз ук калдырмый. Ярый әле, үзләре уяу булган.
Янгын күзәтчелеге белгечләре белдергәнчә, йорт хуҗалары төнге икедә электр сүндергеч автоматның “шык” итеп сүнгән тавышына уянып киткәннәр. Аш бүлмәсенә чыксалар, су җылыткыч яна ук башлаган, аны вакытында сүндереп өлгергәннәр.
-6 май көнне Кара Чишмә авылының бер хуҗалыгында чыккан ут агач мунчаны яраксыз итте һәм абзар түбәсенә зыян салды. Янгынның сәбәбе - электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш. 21 май көнне Иске Үтәмештә дә бер мунчаның түбәсе һәм верандасы янды. Ут морҗаның дөрес ясалмавы сәбәпле чыккан дип фаразлыйбыз, - ди районның янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз