news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында байтак кеше төшкә кадәр үк референдум бюлетене алды

Кичә Чирмешән районы авыл җирлекләрендә дә гражданнардан үзсалым акчалары җыюга бәйле референдум узды.

(Чирмешән, 20 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Кичә Чирмешән районы авыл җирлекләрендә дә гражданнардан үзсалым акчалары җыюга бәйле референдум узды. Кайбер авылларда халык аеруча актив. Көндезге сәгать 12гә алынган мәгълүматларга караганда, Чумачкадагы сайлау участогында исемлеккә кертелгәннәрнең 93 проценты тавыш биргән дә. Ульяновкада, Югары Кәминкәдә, Иске Үтәмештә бу күрсәткеч 62-65 процент, дип яза җирле басма.

-Исемлеккә кертелгән 14 мең 819 кешенең 6202се, ягъни 42 проценты төшкә кадәр үк бюллетеньнәр алды, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.- 434 участок та вакытында ачылды, референдум барышында шикаятьләр юк.

Лашманда исемлектәге 840 гражданның 350се сәгать 11гә чаклы тавыш биргән дә.

-Бездә үзсалым акчасы көч җитәрлек – бер кешегә 300 сум. Авыл урамнары төнлә дә якты, кышын юлларны гел чистартып торалар, - ди әле генә сайлау участогыннан чыккан Тәлгать Садыйков. - Авыл Советыбыз халык өчен тырыша, рәхмәт.

Мәдәният йортында эшләүче, вузда да укучы Алинә Зыятдинова да шулай ди, референдум үткәрүләрен хуплый.

Бу мөһим чара – референдум дәвам итә. Әлегә район үзәгендә сайлаучылар -гражданнар сүлпәнрәк кебек. Кичкә кадәр, билгеле, участокларга әле тагын байтак кеше килер. Үзсалым акчалары, әгәр билгеләнгән эшләр бүген яклау тапса, халык мәнфәгатьләренә тотылачак: урам яктырткычлары яңарачак, су чыганаклары, башнялар ремонтланачак, тирә -юнь, шул исәптән зиратлар чистартылачак. Халыктан җыеласы акчага бер сумга дүрт сум исәбеннән, республика да акча бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100