news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында барлык мәйданның кырык процентыннан уңыш җыеп алынды

200 тонна сыйдырышлы сабан бодаен полиэтилен капчыкларга тутыралар.

Чирмешән районында барлык мәйданның кырык процентыннан уңыш җыеп алынды
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 28 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында игеннәрнең 44 процент өлешеннән уңыш җыеп алынды. “БИО АГРО” җәмгыятенең Чирмешәндәге базасы территориясе бөртек белән тулган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүген монда кайткан, әлегә җирдәге сабан бодаен кырга ташыйлар. Әйе, янәшәдәге кырга илтеп, полиэтилен капчыкларга тутыралар. Андый бер капчыкка 200 тоннага якын бөртек сыя. Егерме капчык тулган да. Дымлылыгы 13-14 процентлы бодайны моннан башка урынга бераз соңрак ташыячаклар.

-Аптыраганнан шулай эшлибез инде, бөртек салырга башка урыныбыз юк, - ди җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллин. –Ә уңыш яхшы, уртача бер гектардан 30 центнерга якын, урыны-урыны белән 40 центнер да чыга. Кичә 600 гектарны җиңдек. Уҗым бодаен суктырып бетердек. Көне-көне белән кырда 15 комбайн эшли. Ватылулар да булгалый инде.

“БИО АГРО”да уҗым бодае чәчүне дә тизләтмәкчеләр. Моңа өч агрегат җәлеп иткәннәр. 2200 гектарда орлыклар җир куенына салынган, 8 мең гектарда чәчү эшләре башкарырга кирәк. 

Район буенча алганда 15 мең гектарда, ягъни барлык мәйданның 44 процентында бөртек суктырып алынган “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә“, “Әккәрәй“, “Ильхан“, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыятьләре игеннәрнең 50-60 процентын җыйдылар да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100