Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында бәйрәмнәр алдыннан уяу булырга өндиләр
Янгынга каршы аерым режим вакытында штрафлар күләме ике тапкыр диярлек арта.
(Чирмешән, 27 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).Чирмешән районында бәйрәмнәр алдыннан уяу булырга өндиләр. Камыл, салам, чүп-чар янганда һаваны агулаучы зарарлы матдәләр күп бүленеп чыга икән. Иң куркынычы - ут үлән аша үрмәләп өй, каралты-кураларга күчәргә мөмкин. Ә андый очраклар районда булгалады, дип яза район газетасы.
-Шуның өчен чүп-чар, үлән яндырырга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, закон буенча, кисәтү яисә гражданнарга бер мең сумнан мең ярымга кадәр штраф каралган, юридик затларга аның күләме 200 мең сумга кадәр үк җитә. Янгынга каршы аерым режим вакытында штрафлар күләме ике тапкыр диярлек арта, - ди районара янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.
Ут хәвеф-хәтәре булмасын өчен:
-үлән, камыл, чүп-чар яндырмаска;
-балаларның шырпы белән уйнавына юл куймаска;
-йорт, каралты-кура тирәсен кипкән үләннәрдән, чүп-чардан арындырырга;
-сүндерелмәнгән тәмәке, шырпы ташламаска;
Янгынга каршы аерым режим вакытында учак ягу тыела.
Ут чыккан очракта янгын хезмәтенә - 01, 2-57-01 номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз