Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында бөртеклеләр уңышының өчтән бере җыелган
“Әккәрәй” җәмгыятендә уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 34 центнер уңыш җыялар.
(Чирмешән, 13 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында бөртеклеләр уңышының өчтән бере җыелган. “Әккәрәй” җәмгыятендә уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 34 центнер уңыш җыялар. Бу культура чәчелгән участокларда тагын бер көнлек эш калды, дип яза җирле басма.
Бөртеклеләрдән уңыш ягыннан “Күтәмә АГРОфирмасы” (гектардан 35 центнер), “ЧИРМЕШӘНАГРО”(30,7) җәмгыятьләре”дә алда. Тулаем район буенча гектар көче 24,1 центнер.
“БИОАГРО” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” барлык мәйданнарның яртысыннан күбрәгендә эшләделәр дә. Район буенча әлеге күрсәткеч 34 процент, ягъни 10 мең гектарда комбайннар узган. Соңгы көннәрдә урак темпы нык сүрелде, арпа участокларына күчүчеләр берничә генә. Эшкә чүп үләннәре дә комачаулый. Кайбер хуҗалыкларда бөртекне киптерү дә проблема, үзебездәге ашлык кабул итү предприятиясендә киптерү агрегатларын һаман кабыза алмыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз