news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында бөртекле-кузаклылар 8000 гектардан җыелган

Узган бер көндә 270 гектардан бөртек суктырганнар.

(Чирмешән, 7 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында “БИО АГРО“ комбайннары тиешле бөртеклеләр мәйданнарының яртысыннан күбрәгендә, 3200 гектарда эшләп өлгергәннәр дә. Районда әлеге җәмгыятьнең өр-яңа диярлек 10 комбайны эшли. Бөртекне берьюлы 20 тонна төяп, зур әрҗәле КамАЗлар кырдан туп-туры Нурлат элеваторына ташыйлар, диелгән район хәбәрендә.

-Чирмешән, Утыз Имән, Лашман, Әмир, Туймәт, Бәркәтә, Югары Кармалка, Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай, Түбән Чегодай, Шешминка, Мордва Афонькәсе, Андреевка кырларында да бөртеклеләр, көнбагыш үстерәбез, - ди җәмгыять агрономы Шамил Гасыров. -Барысы 22 мең 700 гектарга җыела. Әле тагын 5 мең гектар чамасы пар җирләрен эшкәртәбез. Көзен шунда 5 мең ярым гектар уҗым бодае чәчәргә планлаштырдык. Орлык белән тоткарлык булмаячак, әле быелгы уңыштан да 900 тонна бөртекне саклауга салдык. Коры, чиста уҗым бодае.

“БИО АГРО“да кадрларга котлык юк. Мондагы куәтле, яңа машиналарда, тракторларда, комбайннарда безнең районныкылар, башка яклардан да килеп эшлиләр. Уракта Марсель Нигъмәтуллин, Илдар Зөфәров, Рамил Биккулов, Евгений Савельев кебек комбайнчылар – ярыш лидерлары.

-Кичә 1000 центнердан күбрәк бодай суктырдым, - ди “Полесье“ комбайнчысы – Аксубай егете Ленар Нуретдинов. -Алыннар чиста, уңыш яхшы. Монда үзем гербицид сиптергән идем. Бер ай шушы эштә булдым, шуңа 126 мең сум акча алдым. Түләгәч, кызыксыну бар. Җиңел түгел, билгеле, кичә төнге унбердә кайттым, бүген иртән дүрттә тордым. Юл күп вакытны ала. Ярый әле өйдә хатыным, әти-әни бар. Эшсез тормыйлар, 3 ат, 2 сыер, 5 үгез, әллә ничә кечкенә бозаулар асрыйбыз.
Ренат Кантюков та зарланмый. Озак еллар Себердә эшләгән ул, инде алтмышын тутырган.

-Эшкә күнегәсең инде. Без бит алмашынып торабыз, якынча ике атна эшләп ялга китәбез. Машинабыз - КамАЗ җайлы, двигателе, ходовойлары да Мерседесныкы. Кабинасында рәхәтләнеп йоклыйбыз, ашау-эчү, ягулык ягыннан дәгъва юк.

Чирмешән районы кырларында үстерелгән көнбагышны, ул 15 мең гектарлап мәйдан били, Казанга ташыячаклар. Май-экстракт заводында аннан май сыгалар, җитештерүчеләр әлеге чималны парфюмерия, косметика әйберләре ясауда кулланалар икән.
-Безнең төп эш көзен, көнбагыш урганда бик кызу, - диләр КамАЗ йөртүчеләр.

Биоагролылалар арыш участокларына чыгалар, урыны белән яшелрәк арпаны да ура башлаганнар. Бөртекләрен көнендә үк алсалар, арпа җыю атна-ун көнлек эш. Аннары, алда язылганча, көнбагыш кына кала.

Әле шушы көннәрдә генә җәмгыятьнең Чирмешәндәге базасына өр-яңа тагын 6 КамАЗ кайтарганнар, инде яңа тракторлар көтәләр. Иң мөһиме – аларда нигездә район кешеләре эшли һәм эшлиячәк. Ә уңышны хуҗа – инвестор кая тели, шунда озата инде, ул аныкы.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да арпа суктыралар. Иртә чәчкәч, вакытында гербицидлар сиптергәч, басулар чиста, бөртек өлгергән, комбайннар җитештерүчән эшли.
Бу хуҗалыкта тиешле мәйданнарның 45 процент өлешеннән, ягъни 1100 гектардан уңыш җыеп та алынган.

Тулаем, район буенча, бөртекле-кузаклылар 8000 гектардан (27 процент) җыелган. Әлегә гектардан уртача 23 центнер уңыш чыга. Узган бер көндә 700 гектарда комбайннар узган. Уракны оештыру буенча координацияләү штабында билгеләп үтелгәнчә, урак темпын көчәйтү,уҗым культураларын гына түгел, арпаны да тизрәк җыеп алу мөһим. Яңгырлар башланса эшкә комачаулык килергә мөмкин. Әле бит, җирләрне эшкәртеп, арыш һәм уҗым бодаен да чәчәсе бар. Шунлыктан явым-төшемне дә күпсенү урынсыз,туфракта дым аз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100