news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында авыл хуҗалыгы эшчеләренә, белгечләргә арендага бирү өчен 33 йорт төзелә

Әлеге торак авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә генә биреләчәк.

Чирмешән районында авыл хуҗалыгы эшчеләренә, белгечләргә арендага бирү өчен 33 йорт төзелә
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 23 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының төрле авылларында республика программасы буенча һәм дәүләт торак фонды аша арендага бирү өченн 33 аерым йорт төзелергә тиеш. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аларда яшәячәк хуҗалар, коммуналь хезмәтләргә өстәп, ай саен аренда хакын да түләргә тиеш булалар. Әлеге торак авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә генә биреләчәк.

Чирмешәндә һәм Урманасты Үтәмештә бу объектларда байтак эш башкарылган. Район үзәгендә, Амур ягында (элеккеге аэропорт территориясендә) булачак алты йортның стеналарын күтәргәннәр, түбәләрен япканнар.

Урманасты Үтәмештә берьюлы биш йорт төзелә, биредә дә йортларның түбәләрен каплаганнар, стеналарын штукатурлаганнар, кайбер йортларның тәрәзәләре дә куелган.
Аларда эш темпын көчәйтү сорала.

Күтәмәдә авыл хуҗалыгы белгечләренә алты йорт төзеп бирәчәкләр, икесенең нигезен ясап куйганнар, тагын икесенең стеналарын күтәрә башлаганнар.

Кармышта аренда шартларында бер, ә менә Керкәледә 15 шәхси йорт төзү планга кергән, төзелеш эшләре былтыр ук башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100