news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында ата-аналар рус теленнән имтихан тапшырды

Имтихан тапшыручыларның күпчелеге быел унберенчене тәмамлаучы укучыларның әти-әниләре иде.

Чирмешән районында ата-аналар рус теленнән имтихан тапшырды
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 28 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Өченче ел уздырылучы “Әти-әниләр тарафыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне” Бөтенроссия акциясендә район ата-аналары да катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу көнне Лашман урта мәктәбенә рус теленнән имтихан тапшырырга килгән 12 “укучы” чыгарылыш класс укучылары БДИ вакытында уза торган барлык процедуралар белән таныштылар.

Имтихан тапшыручыларның күпчелеге быел унберенчене тәмамлаучы укучыларның әти-әниләре иде, дөрес, акциягә рус теле буенча үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр дә кушылды.

Күтәмәдән Сергей Логинкинның улы Андрей быел 11 сыйныфны тәмамлый.

"БДИның җитди сынау икәнен белсәм дә, аның тәртибен тулысынча күз алдына китерә алмый идем. Бүген үзем укучылар ролендә булып карадым. Мәктәптә, институтта укыганнарны искә төшерергә туры килде, биремнәрне җиңел дип булмый", - ди нефтьче булып эшләүче Сергей. 

news_right_1
news_right_2
news_bot