news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында арендага берьюлы 33 аерым торак йорт төзеләчәк

Аларда яшәячәк хуҗалар, коммуналь хезмәтләргә өстәп, ай саен йорт хакын да түләргә тиеш булалар.

(Чирмешән, 11 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының төрле авылларында республика программасы буенча һәм дәүләт торак фонды аша арендага 33 аерым йорт төзелергә тиеш, дип яза җирле басма.

Аларда яшәячәк хуҗалар, коммуналь хезмәтләргә өстәп, ай саен йорт хакын да түләргә тиеш булалар.

ТР Дәүләт торак фондының райондагы вәкиле Рамил Әюпов әйтүенчә, әлеге торак авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә генә биреләчәк.

Бүген Чирмешәндә һәм Урманасты Үтәмештә бу объектларда төзелеш эшләре кызу темплар белән бара. Район үзәгендә, Амур ягында (элеккеге аэропорт территориясендә) булачак алты йортның стеналарын күтәргәннәр дә, якын көннәрдә түбәләрен яба башлаячаклар. Урманасты Үтәмештә берьюлы биш йорт төзелә, биредә дә зур күләмдә эш башкарылган. Күтәмәдә авыл хуҗалыгы белгечләренә алты йорт төзеп бирәчәкләр, дүртесенең нигезен ясап та куйганнар. Кармышта аренда шартларында бер, ә менә Керкәле дә 15 шәхси бер квартиралы йорт төзү планга кергән.

Әлеге йортларны быел файдалануга тапшырырга тиешләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100