news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында апрельдә туй итәргә теләүчеләр арткан

Апрельгә район ЗАГС бүлегенә 11 пардан гариза кергән.

(Чирмешән, 6 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Агымдагы елның мартында район ЗАГС бүлеге 10 парның никахын теркәгән, ә ел башыннан 24 яңа гаилә барлыкка килгән, ягъни былтыргының шул чоры белән чагыштырганда 7гә күбрәк. 2017 елның мартында нибары 3 гаилә генә кавышкан, дип яза җирле басма.

Ә менә апрельдә район урамнарыннан туй машиналары ешрак узар, район ЗАГС бүлегенә бу айга 11 пардан гариза кергән. Май һәм июнь айларында нибары берәр пар гына никахларын теркәргә теләк белдергән. Әлегә июльгә – 2, августка 4 гариза алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot