Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында ана капиталының 85 проценты кулланылган
Районда унлап гаиләгә әлеге акчалар балалар бакчасына түләүгә бирелә.
(Чирмешән, 22 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 2007 елдан башлап 1336 гаилә ана капиталы сертификатына ия булып, әлеге дәүләт ярдәменең 85 проценты кулланылган. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Кызганыч, әлеге капитал ияләренең саны елдан-ел кимүе күзәтелә. Үткән ел аны 51 гаилә алган, 2017 дә - 60. Әлеге программа эшли башлаган елда (2007 дә) - 132, ә 2009 елда 137 гаиләгә сертификат тапшырганнар.
-Күпчелек бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга тота, соңгы елларда балаларының укуына түләүчеләр дә күбәйде, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина.
Районда унлап гаиләгә әлеге акчалар балалар бакчасына түләүгә бирелә. Аз керемле ике гаиләгә капитал акчаларыннан аларның исәп-хисап счетына ай саен 8840 ар сум күчерелә. Үткән ел аның күләме 8490 сум иде. Безнең районда ана капиталын әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешенә күчерүче юк.
2018 ел ахырында һәм агымдагы елның ике аенда икенче яки аннан соңгы балаларын тапкан тугыз гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылган. Бүген ана (гаилә) капиталы 453 мең 26 сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз