news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында ана капиталын торак шартларын яхшыртуга кулланалар

Бүген ана (гаилә) капиталы күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.

Чирмешән районында ана капиталын торак шартларын яхшыртуга кулланалар
архив

(Чирмешән, 8 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән районында ана капиталын торак шартларын яхшыртуга һәм балалар укытуга кулланалар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Агымдагы елда икенче һәм аннан соңгы балаларын тапкан 22 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылган. Бүген ана (гаилә) капиталы күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. 

"Быел 28 гаилә ана капиталын кулланды. Күпчелек бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга тота, соңгы елларда балаларының укуына түләүчеләр дә күбәйде", - диде Россия Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. 

Үткән ел аны 51 гаилә алган, 2017 дә - 60. Әлеге программа эшли башлаган елда (2007 дә) - 132, ә 2009 елда 137 гаиләгә сертификат тапшырганнар.
2007 елдан башлап 1358 гаилә ана капиталы сертификатына ия булып, әлеге дәүләт ярдәменең 85 проценты кулланылган да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100