Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында “Ак калфак” оешмасы еллык эшкә йомгак ясады
Җыелышта ел дәвамында актив эш алып баручыларны да бүләкләделәр, киләсе елга бурычлар билгеләделәр.
(Чирмешән, 17 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). “Ак калфак” татар хатын – кызлар оешмасы район бүлегенең еллык эшенә нәтиҗә ясау утырышына Түбән Кәминкә авылындагы “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе хатын-кызлары үзләре чиккән алъяпкычлардан килгәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Татар халкы элек-электән бик тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре белән юанганнар. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, мендәр тышларын, сөлгеләрне, пәрдәләрне теккәннәр, чиккәннәр, бәйләгәннәр.
Хатын-кызларының күлмәкләре дә төрле бизәкләр белән чигелгән булган, ә инде ак канатлы чигелгән алъяпкыч аерым урын алган.
“Ак калфак”ның төп бурычы - яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, югалган һөнәр, йола, гореф-гадәтләрне тормышыбызга кире кайтару", - диде "Ак калфак"ның район бүлеге рәисе Гөлгенә Харисова.
Очрашуда катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин да туган телне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләделәр, аеруча моңа әти-әниләр җаваплы, һәр татар баласын милләтпәрвәр шәхес итеп тәрбияләргә кирәк, диделәр.
Җыелышта ел дәвамында актив эш алып баручыларны да бүләкләделәр, киләсе елга бурычлар билгеләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз