news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында “Агач утырту” көнендә 4000 үсенте утыртылды

Бу көнне питомник 2600 төп нарат, 600 төп тирәк, 400 төп каен, 100әр төп чыршы һәм юкә, 60 төп миләш җибәргән.

(Чирмешән, 9 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Акция көнне Чирмешән районында 4000 төпләп агач үсентесе утырттылар, аларның 1000нән күбрәге Казанка участок урманчылыгының 78нче кварталында тамыр җибәрәчәк. Әлеге акция барышында урман утыртуда 50дән артык кеше катнашкан, дип яза район газетасы.

-Урманда Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре, эшчеләре актив эшләде, - ди Чирмешән урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. - Андреевка авылындагы яңа төзелгән мәдәният йорты янында бу көнне утыртылган дистәләгән төп чыршы тамыр җибәрәчәк. Акциядә Ульяновка мәктәп урманчылыгы да актив катнашты.
Ульяновка, Иске Кади, Шешминка, Туймәт, Яңа Элмәле, Лашман авыл җирлекләре халкы да мөһим чарадан читтә калмаган, авыл тирәсен яшелләндерү өчен питомниктан агач үсентеләре алып киткәннәр.

Бу көнне питомник 2600 төп нарат, 600 төп тирәк, 400 төп каен, 100әр төп чыршы һәм юкә, 60 төп миләш җибәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100