news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында ачы суганны ала башладылар

Яз көне орлык суганының килограммы 150 сумга җиткән.

(Чирмешән, 6 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Алсу Игтисамова). Бу айның беренче атнасында ук Чирмешән районы Югары Кәминкә, Керкәле авыллары халкы орлык суганын һәм башлы зур суган алырга кереште, дип яза җирле басма.

-Кызым, бүген уңыш җыю өчен кулай: кызу һәм коры көннәр бит, - ди суганны күптән һәм күпләп үстерүче оста - Югары Кәминкәдән Җәмилә әби Сөнгатуллина.
Аның тәҗрибәсе бик зур. Яз башы җиттеме - әби ел да бакчада.

-Җәй буена суган белән кайнашасың инде, үстерүе ансат түгел: эшли башласаң - мәшәкате күп. Орлыкны язга хәтле коры һәм җылы урында саклыйсы да бар. Һава торышы ничек була бит әле: кайбер елларда яңгыр бертуктаусыз явып, түтәлләрне чүп баса, я суган чери; икенче елны исә, корылык булып, сабаклары кибеп, саргаеп бетәргә мөмкин. Аны алуны да озакка сузарга ярамый, чөнки ак тамыр җибәрә башлый. Шулай бер атналап орлык суганын, башлы суганны алам да, язга хәтле сәндерә өстендә торалар инде алар.

Җәмилә әби пенсия яшендә, зур эшне җиңдерә алмый, суган түтәлләрен киметкән. Балалары үзләре дә күп чәчәләр икән бу ачы ризыкны.

Чирмешән суганының үз маркасы бар: аны чит районнардан, шәһәрләрдән махсус килеп алып китәләр. Мәсәлән, Югары Кәминкәдә яшәүче Фәния Игтисамовадан орлык суганын Яр Чаллыда, Азнакайда яшәүче туганнары яз җитүгә кайтып алалар. Ничектер кызыксыну һәм горурлык уяна безнең район суганы өчен. Ни өчен шулай “популяр” икән ул? Авылдашлар әйтүенчә, Чирмешән суганы, башка төр суганнардан нык аерыла: ул сусыл, тәме күпкә ачырак, кабыгы калын һәм тыгыз булу сәбәпле озак саклана икән.

-Элек башлы суганны да күпләп саттык, авылларда зур фуралар август ахырларында ук кычкыртып йөри башлыйлар иде, хәзер алай түгел инде, - ди тәҗрибәле бакчачы. -Бишәр-алтышар тонна саткан чаклар булды. Хакы да әйбәт иде, берәр нәрсә сатып алырга план корсаң - түтәлләрне арттырасың. – Туганнарымның үзләре, күп кенә танышлары, дуслары да алдан ук суганга “заказ” биреп куялар. Сезгә ышанып торабыз, беркайдан да алмыйбыз, Чирмешәннеке кирәк, диләр.

Хәзер, зур суганга караганда, орлык суганын сату күпкә керемлерәк икән, яз көне аның килограммы 150 сумга җиткән, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100