news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында 80 мини-ферма бар

Әлеге фермерларның 7се субсидияне агымдагы елда гына алган, тагын биш кеше чиратта тора, документлар тапшыра.

(Чирмешән, 28 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 80 мини-ферма исәпләнә. Әлеге фермерларның 7се субсидияне агымдагы елда гына алган, тагын биш кеше чиратта тора, документлар тапшыра, дип яза район газетасы.

-Мини-ферма төзүгә субсидия алу, ягъни республика программасына керү өчен чиратка басканчы төзелешнең 50 проценттан артыгы тәмамланган булырга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. - Мал санын арттырырга теләүчеләргә район да ярдәм итә, аларга эш башлау – стеналарны күтәрү өчен керамзит блоклар кайтарып бирелә.

Быел бу максатларга 12 меңнән артык блок кайтарылган, әлеге эш дәвам итә. Район җитәкчелеге шундый ярдәм алган хуҗалыкларга ай ярымнан да соңга калмыйча республика программасына басуны максат итеп куя. Бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар савым сыерларының баш санын 3тән 8гә кадәр җиткерергә, 5 ел эчендә баш санын киметмәскә һәм җитештергән продкуцияне дәүләткә тапшырып торырга тиеш була. Мини-фермалар даими контрольгә алына.

Савым сыерларының санын арттыру буенча республика программасы 2015 елда эшли башлады, шул елда ук районда 40 мини-ферма төзелде, 2016 елда аларның саны тагын 28гә артты.

Иң күп мини-ферма Иске Кади авыл җирлегендә, биредә алар 14кә җиткән. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә – 13, Чирмешәндә 9 мини-ферма бар. Ә менә Шешминка, Күтәмә, Яңа Кади авыл җирлекләрендә, нигәдер, бу программага басарга ашыкмыйлар, диелгщн район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100