Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында 47 ятим бала торак алырга чиратта тора
Районда “Ятимнәргә – торак” программасы нигезендә бер катлы аерым җиде йорт төзелеп, ачкычлары ятимнәргә тапшырылган.
(Чирмешән, 3 ноябрь,"Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Бүген районда пропискада торучы 10 ятим бала торак белән тәэмин ителгән һәм тагын 47 бала торак алуга чиратта тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Опека һәм попечительлек бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда “Ятимнәргә – торак” программасы нигезендә бер катлы аерым җиде йорт төзелеп, ачкычлары ятимнәргә тапшырылган.
Әлеге программа кысаларында 2015 нче елны район үзәгенең Бакча урамында дүрт йорт файдалануга тапшырылды. Һәр өйнең гомуми мәйданы – 42 квадрат метр. Узган елны Амур ягында, Җиңүнең 70 еллыгы урамында төзелгән шундый ук өч йорт та хуҗалы булды.
Былтыр Мирсәит Кәбиров урамында да ятим балалар өчен ике йорт төзи башлаганнар иде, ләкин эшне төгәлли алмадылар, төзелеш тукталды. Бу йортларны киләсе елда төзеп бетерергә ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз