Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында 22 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган
Күпчелек бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга тота, соңгы елларда балаларының укуына түләүчеләр дә күбәйде.
(Чирмешән, 10 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Агымдагы елда Чирмешән районында икенче һәм аннан соңгы балаларын тапкан 22 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылган. Бүген ана (гаилә) капиталы күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Быел 28 гаилә ана капиталын кулланды", - диде РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина.
Күпчелек бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга тота, соңгы елларда балаларының укуына түләүчеләр дә күбәйде. Кызганыч, әлеге капитал ияләренең саны елдан-ел кими. Үткән ел аны 51 гаилә алган, 2017 дә - 60. Әлеге программа эшли башлаган елда (2007 дә) - 132, ә 2009 елда 137 гаиләгә сертификат тапшырганнар.
2007 елдан башлап 1358 гаилә ана капиталы сертификатына ия булып, әлеге дәүләт ярдәменең 85 проценты кулланылган да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз