news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында 2018 ел өчен үзсалымның 83 проценты җыелган

Түбән Кәминкә, Туймәт, Яңа Кади, Ульяновка, Күтәмә, Югары Кәминкә җирлекләре 2018 елга каралган үзсалым акчаларын тулысынча җыйганнар.

(Чирмешән, 28 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Түбән Кәминкә, Туймәт, Яңа Кади, Ульяновка, Күтәмә, Югары Кәминкә җирлекләре 2018 елга каралган үзсалым акчаларын тулысынча җыйганнар, дип яза район газетасы.

Бу атна башына район буенча да байтак – 2 миллион 388 мең 800 сум үзсалым акчасы җыелган, ягъни тиешленең 83 проценты кадәр.

Шешминка, Түбән Кармалка һәм башка кайбер җирлекләр буенча әлеге эшне тизләтәсе бар. Район җитәкчелеге үзсалым акчаларын елның беренче кварталында ук җыю бурычын куйган иде. Аннары бу суммага республика да акча өсти, димәк планлаган, референдумда хупланган эшләрне уңайлы вакытта башкарып өлгерергә мөмкинлек туар, алар көзге якка калмас.

news_right_1
news_right_2
news_bot