news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында 200 сумга көмешкә саткан берәүгә 60 мең сум штраф салганнар

Сатылган продукция тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми.

(Чирмешән, 20 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән районының Иске Котыш авылында яшәүчегә 200 сумга көмешкә саткан өчен 60 мең сум штраф салганнар. Бу турыда җирле басма яза.

52 яшьлек хатын-кызның элек тә алкоголь продукциясен законсыз сатуы хакында берничә тапкыр шикаять кергән булган. Ә быел кыш ул авылдашына бер литр көмешкә сатканда тотыла.

Сатылган продукция тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми, чөнки эчемлектә агулы микрокушылмалар табылган, нәтиҗәдә “эшмәкәргә” карата җинаять эше кузгатыла.

“Бизнес – леди” җаваплылыктан качарга да омтыла, тикшерү барышында биргән мәгълүматларын берничә тапкыр үзгәртә, хәтта гаепсез булуын дәлилләүче шаһитлар да таба. Ләкин бу аңа ярдәм итми, аның гаебе исбат ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100