Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында 1921 елда ачлыктан үлүчеләр каберлегенә таш һәм чардуган куйганнар
Туганнар каберлегенә таш һәм чардуган кую авыл халкы инициативасы булган.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында 1921 елда ачлыктан һәлак булган авылдашлары күмелгән каберлеккә таш һәм чардуган куйганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингулов әйтте.
«Урманасты Үтәмеш авыл зиратында 1921 елларда ачлыктан үлгән авылдашларның каберенә таш һәм чардуган куйдылар. Ул халык инициативасы иде. Чардуган алданрак куелды, ул вакытта мәрхүмнәр рухына мәчеттә корбан да чалынды. Кабер ташы бер атна элек куелды. Туганнар каберлегенә таш һәм чардуган халык хисабына эшләнде, иганәчеләр дә ярдәм итте», — дип сөйләде ул.
Рафис Мингулов ул каберлектә сиксәнләп кеше күмелгәнен әйтте. Таш һәм чардуган кую өчен җыелган акчаның калган өлеше мәчеткә тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз