news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында 179 кеше үзмәшгульлек системасында теркәлеп эшли

Теркәлүчеләр арасында егермесенә 14 яшь тулган.

Чирмешән районында 179 кеше үзмәшгульлек системасында теркәлеп эшли
Безнең Чирмешән

(Чирмешән, 27 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).  Чирмешән районында "Һөнәри керемгә салым" дигән үзмәшгульлек системасында 179 кеше теркәлгән, шул исәптән егермесе 14 яшь тулган яшүсмерләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Яңа салым режимыннан файдаланучылар арасында йөк ташучылар, пай җирләрен эшкәртүчеләр, чәчтарашчылар, маникюр осталары, торт һәм башка камыр ризыклары пешерүчеләр, эретеп ябыштыручылар, шулай ук бухгалтерия документларын эшләүдә хезмәт күрсәтүчеләр, техника ремонтлау осталары, аниматорлар һәм репетиторлар да бар.

Үзмәшгульлеккә күчүчеләр Чирмешән, Лашман, Иске Кади, Югары Кәминкә, Ульяновка авыл җирлекләрендә күбрәк.

Үзмәшгульләрне теркәүче район комиссиясе 200 нче булып теркәлүче эшмәкәргә махсус бүләк тә бирәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100