news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы үзешчәннәре гала-концертка әзерләнә

“Туган як җәүһәрләре” - “Жемчужины родного края» халык иҗаты район фестиваленең беренче туры тәмамланды.

(Чирмешән, 6 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). “Туган як җәүһәрләре” - “Жемчужины родного края» халык иҗаты район фестиваленең беренче туры тәмамланды, 19, 20, 21 апрель көннәрендә гала -концерт узачак, җиңүчеләрне бүләклиячәкләр.

Смотрның беренче турында авыл җирлекләре үзешчәннәре һәм район үзәгендәге оешма һәм учреждение вәкилләре чыгыш ясады. Фестивальда 800дән артык кеше катнашкан, барлыгы 500гә якын концерт номеры тәкъдим ителгән. Йомгаклау концертына 153 номер сайлап алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100