news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы үзәгендә референдумда узган елдагыдан активрак катнашалар

Биш сайлау участогында да үзсалым буенча референдум закон бозуларсыз үтә, әлегә ниндидер шикаять белдерүчеләр юк.

(Чирмешән, 18 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән лицеенда исемлеккә кертелгән гражданнарның 48 проценты тавыш биргән. Калган участокларда әлеге күрсәткеч 40 процент чиген узган. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

2015, 2016, 2017 нче елларда Чирмешән авыл җирлегендә барысы бергә 11 миллион сум акча тупланган һәм әлеге средстволар референдумда күрсәтелгән конкрет максатларга тотылган, шул исәптән Чирмешән елгасы аша 2 миллион сумга җәяүлеләр күпере төзелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot