news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Югары Чегодайда яшәүче “ялганчы” штраф түләячәк

Югары Чегодай авылында өй яна дип, ут казасына ике янгын сүндерү машинасы, полиция хезмәткәрләре, “Ашыгыч ярдәм”, электрчылар, газчылар барган.

(Чирмешән, 17 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Югары Чегодай авылында өй яна дип, ут казасына ике янгын сүндерү машинасы, полиция хезмәткәрләре, “Ашыгыч ярдәм”, электрчылар, газчылар барган. Тик әлеге чакыру ялган булып чыга. Болай тупас шаяручының эзенә төшкәннәр, хәзер аңа штраф җәзасы яный, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

-Моннан тыш, янгын сүндерү машиналарын быел өч тапкыр кузгаттык: Шешминкада ут өйнең түбәсенә, верандасына зыян салды, Лашманда абзар янды, Иске Сережкинода янгын өйнең эчке ягын яраксыз итте. Беренче ике очракта ут электрдан чыккан. Сүз уңаеннан, былтыр март азагына кадәр районда бер янгын да булмады, - ди янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Өйләрдә төзек булмаган электр җиһазларының, иске үткәргечләрнең, караучысыз калдырылган газ, электр мичләренең, плитә, көнкүреш техникасы, сүндерелмәгән тәмәкенең ут фаҗигасенә китерүен кабат искәртә янгын сүндерүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100