news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Яшәүче авылы укучылары үз мәктәпләренә кайтты

Биредә капиталь ремонт төгәлләнде.

(Чирмешән, 21 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Яшәүче авылы укучылары үз мәктәпләренә кайтты. 26 йортлы әлеге бистә укучылары быелгы уку елын мәдәният йортында башладылар һәм, ниһаять, үз мәктәпләренә кайттылар. Биредә капиталь ремонт төгәлләнде, дип яза җирле басма.

- Кызыбыз Энҗе үз мәктәпләрен бик сагынды, - ди әнисе Рузалия Латыйпова.

Энҗегә һәм монда укучы дүрт егеткә һәм кызга яңартылган бинада менә дигән шартлар тудырганнар. Щиттан 30 ел элек төзелгән бина танымаслык: түбәсе затлы калай, стеналары, җылытып, металл сайдинг белән тышланган. Эчке якта су, бәдрәфкә хәтле ясаганнар. Ишек, тәрәзәләр, түшәм һәм идәннәр, җиһазлар – бар да яңа. Әлеге эшләргә һәм җиһазлар алуга район бюджетыннан 1 миллион сум акча биргәннәр.

- Мәктәп – авыл көзгесе. Бәлки, бу бинага килүчеләр күбәер, балалар күбрәк туар, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина мәктәпне һәм ФАПны ачу тантанасында. -Сездә соңгы елларда үзгәрешләр байтак: былтыр яңа мәдәният йорты ачылды, юлларыгыз төзекләнде, су челтәрләре яңарды. Аларның рәхәтен күрергә язсын.

- Ходай язса, бина янында агачлар да утыртырбыз әле, - ди моңа кадәр быел мәдәният йорты бакчасында агач үсентеләре утыртуны оештырган авыл мәчете имамы Фаил Мортазин. Ул һәм Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин, Кармыш мәктәбе директоры Гөлнур Якупова һәм башкалар, бинаны капиталь ремонтлап биргәннәре өчен, район җитәкчелегенә, Фәрһад Мортазин җитәкләүче төзелеш оешмасына, төзүчеләргә, аларга булышкан укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәтләрен ирештерделәр. Төзүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100