news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Яңа Элмәле авылында баскетболчылар юбилейга җыелды

Иң яхшы уенчылар дип Яңа Элмәледән Данил Кириллов һәм Алия Шәрифуллина (Утыз Имән) танылды.

(Чирмешән, 24 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Ксения Муськина). Чирмешән районы Яңа Элмәле мәктәбендә Советлар Союзы Герое Иван Конев истәлегенә багышлап 2002 елгы һәм кечерәк укучылар арасында баскетбол буенча традицион турнир узды, дип яза җирле басма.

Ярышның быелгысы 20нче тапкыр оештырылды. Әлеге бәйгенең даими иганәчесе - Яңа Элмәле мәктәбенең – элеккеге укучысы Владимир Муськин.

Чирммешәнле генерал Конев кубогы өчен 100 яшь баскетболчы көч сынашты.

Яшүсмерләр арасында Яңа Элмәле мәктәбе командасы (тренер Вячеслав Мельников), иң көчле булып чыкты, 2дә – ульяновкалылар (Юрий Тимирясов), 3нче урында кадетлар мәктәп-интернаты (Петр Захаров)

 Кызлар арасында исә кубокка Утыз Имән төп мәктәбе (тренер Илдар Минвәлиев) ия, Яңа Элмәле мәктәбе командасы 2нчегә, ульяновкалылар өченче урынга чыктылар.

Барлык җиңүчеләр ярыш иганәчеләре биргән диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

Иң яхшы уенчылар дип Яңа Элмәледән Данил Кириллов һәм Алия Шәрифуллина (Утыз Имән) танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100